Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Зәйнең чик сакчылары штурм отрядына “Ока” автомобиле җибәрде

Районның чик сакчылары гаскәрләре ветераннары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча зур эш алып бара.

Чик сакчылары арасында дуслык, бердәмлек көчле. Алар шәһәр-районда узучы патриотик чараларда да актив катнашалар. Бүгенге илебез сагында торучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими ярдәм итеп киләләр. Акчалата да, кирәкле әйберләрне дә җибәрәләр. 

Күптән түгел районның чик сакчылары акча җыешып, штурм отрядына “Ока” машинасы алып озатты. Алар машинаны “Зәй сезнең белән” волонтерлар төркеме аша китүче гуманитар ярдәмдә җибәрде.  Шулай ук чик сакчылары тормыш иптәшләре белән бергә гуманитар ярдәмне дә төяргә булышты.

Фото волонтерлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев