Зәйнең “Алтынчәч” бакчасында хәрбиләргә ярдәм итү буенча акция узды
Волонтерлар көне уңаеннан “Алтынчәч” балалар бакчасының “Беренчеләр хәрәкәте” пилот төркемендә тәрбияләнүчеләр игелекле гамәл кылдылар.
Алар махсус хәрби операциядә катнашучы абыйларына хатлар әзерләделәр һәм “Зәй сезнең белән” гуманитар ярдәм җыю үзәгендә булдылар.
«Алтынчәч» бакчасы хезмәткәрләре һәм балаларның әти-әниләре дә гуманитар ярдәм җыю акцияcенә актив кушылдылар.
“Акциянең төп максаты - махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм һәм безнең бердәмлегебезне күрсәтү. Хәрбиләргә җылы киемнәр, шәхси гигиена чаралары, шулай ук окоп шәмнәре ясау өчен банкалар җыйдык. Бу гамәлебез белән без балаларга үрнәк күрсәтәбез, аларда патриотлык, үзара ярдәмләшү, игелек, юмартлык кебек сыйфатлар тәрбиялибез. Акциядә актив катнашканнары өчен хезмәткәрләргә һәм әти-әниләргә зур рәхмәт”, - бакча мөдире Ләйлә Мостафина.
Фотолар бакчадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев