Зәйнең 5нче мәктәбендә Ватанны саклаучыларга ярдәм йөзеннән гуманитар акция узды
Зәй шәһәренең 5нче мәктәбендә Ватанны саклаучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Игелек мәктәбе» гуманитар акциясе узды.
Анда укучылар, ата-аналар, сыйныф җитәкчеләре, волонтерлар һәм битараф булмаган шәһәр халкы катнашты.
Акция кысаларында хәрбиләргә кирәкле әйберләр һәм гуманитар йөк җыелып, алар Мирный бистәсенең махсуслаштырылган пунктына тапшырылды. Биредә волонтерлар маскировка челтәрләре үрә һәм гуманитар ярдәм җыя.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, акция – гуманитар ярдәм җыю гына түгел, ә бердәмлек һәм актив гражданлык позициясе үрнәге дә. Мәктәптә акциядә катнашучыларның барысына да ярдәмчел, битараф булмаганнары һәм уртак ярдәм эшенә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Фотолар Наилә Ентальцевадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев