Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Зәйдән “Газель” машинасында хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтелде

Җибәрелгән гуманитар ярдәмдә иң кыйммәтлесе — медицина мониторы. Аны Зәй медиклары сораган.

19 декабрьдә «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрде. 

Ул халык акча җыеп алган «Газель» машинасында илтелде. Гуманитар йөкне «Сугышчан дуслык» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков, Валерий Матвеев озата бардылар. 

Машина хәрбиләр өчен иң кирәкле әйберләр белән шыплап тулган иде. Җибәрелгән гуманитар ярдәмдә иң кыйммәтлесе — медицина мониторы. Аны Зәй медиклары сораган. Әлеге монитор кеше организмының тормыш өчен мөһим параметрларын өзлексез контрольдә тоту өчен билгеләнгән. Ул йөрәк тибешен, кан басымын, сатурацияне, сулыш алу ешлыгын, тән температурасын һәм башка күрсәткечләрне терки. 

«Ике көн эчендә район халкы мониторны сатып алу өчен 230 мең сум акча җыйды. Һәм сугышчылар безгә бу монитор белән яраланган сугышчыны ничек транспортлаулары турында видео да җибәрделәр инде. Бик зур рәхмәт әйтәләр. Мониторны Ярославльдан кайтарттык», -ди «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.

Шулай ук гуманитар ярдәмдә Яңа ел бүләкләре, штурм полкы өчен эчке киемнәр, бик күп маскировка челтәрләре, төзелеш материаллары, изолон һәм башкалар урын алган иде. 

Хәзер волонтерлар чираттагы гуманитар ярдәмне әзерли. Бу юлы Әхмәт авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы «Веня» позывнойлы егеткә «УАЗ» автомобиле җибәреләчәк. Машина өчен акча җыюны «Zаинск с Vами» төркеме оештырды. 

«Машина алуда Яңа Чишмә районыннан сугышчылар ярдәм кулы суздылар. Алар автомобильне сатып алып, ремонтладылар. Республика волонтерлары шулай бер-берсенә ярдәм итеп тыгыз элемтәдә эшли. Ә безнекеләр аларга маскировка челтәрләре белән булыша», — ди Елена Хисаметдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев