Зәйдән 17 яшьлек егет хәрбиләргә машина алырга булышты
Зәйнең 6нчы мәктәбенең XI сыйныф укучысы Михаил Аввакумов хәрбиләргә «Нива» машинасы сатып алу өчен 120 мең сум акчаны ике атна эчендә җыйган.
Михаил Телеграм мессенджерында үз “Михаил/о СВОем” дигән төркемен ачкан. Зәйдән махсус хәрби операциядә катнашкан “Майер” позывнойлы егеткә хәрби иптәшләре машина алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Ә “Майер”ның улы белән Михаил дуслар. Ике Миша сөйләшеп, “Михаил/ о СВОем” төркемендә хәрбиләргә машина алуда ярдәм сорыйлар. Һәм ике атна эчендә кирәкле сумма җыелып та бетә.
-Машина алу өчен акчаларны Зәйдән генә түгел, күрше-тирә шәһәрләрдән, хәтта Норвегиядән, Севастополь, Мәскәүдән күчерүчеләр дә булды. Диңгез пехотасы хәрбиләре үзләре дә читтә калмады. Кичә – 11 декабрьдә машинаны Чаллыдан алып кайттык, - дип сөйли Михаил.
Машина артыннан алар өчәү – Майер, ике Михаил бергә барганнар.
Хәзер машинаны хәрбиләргә җибәрү өчен әзерлиләр. Аны идеаль хәлгә китереп ремонтлап, дроннарга каршы саклагыч куярга телиләр.
- Ремонт өчен җыелган акча гына җитеп бетмәс. Игелекле кешеләр ярдәме белән бу эшне дә башкарып чыгарбыз дип өметләнәм, - ди Миша.
Егет аның картасына күчкән һәр суммага көн саен отчет биреп бара.
Михаил хәрбиләргә ярдәм итү буенча Зәйдә зур эш башкара. Һәр гуманитар ярдәмне төяүдә катнаша, маскировка челтәрләре үрергә дә йөри. Киләчәктә егет Казанга югары уку йортына кереп, “Халык фронты” юнәлешендә волонтерлык эшен дәвам итәргә тели.
-Хәзер безнең игелекле, зур эшләрне тормышка ашырырлык командабыз бар. Бу - автомобиль алу гына түгел, ә безнең бердәмлегебез символы һәм Ватаныбыз сакчыларына безнең тыныч тормышыбыз өчен ярдәмебез. Мин безгә ышанган, ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт әйтәсем килә, - ди Михаил Аввакумов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев