Зәйдә хәйрияче балалар өчен Яңа ел бәйрәме уздырды
Бәйрәмне шәһәребезнең бер кафесының хуҗасы Жанна Жук «Радость» үзәгенең балигъ булмаган социаль хезмәт алучылары өчен оештырды.
2024-2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында, авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды гранты ярдәмендә Зәйдә хәйриячеләр катнашында Яңа ел бәйрәме үткәрелде.
Яңа ел алдыннан һәр бала могҗиза — бүләкләр, тылсым көтә. Һәм бу могҗиза шәһәрнең бер кафесындагы «Яңа ел чыршысы» ярдәмендә чынбарлыкка әверелде, аны хәйрияче Жанна Жук «Радость» үзәгенең балигъ булмаган социаль хезмәт алучылары өчен оештырды.
Яңа ел театральләштерелгән тамашасына әкият геройлары килде. Бизәкле чыршы һәм ялтырап торган гирляндалар балаларны могҗизага күмде. Программада уеннар, конкурслар, биюләр бар иде. Кыш бабай һәм Кар кызы килгәч, җырлар, биюләр белән чын бәйрәм башланды. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр.
«Тамашадан соң балалар мул өстәл артында сыйланды. Хәйрияче Жанна Леонидовнага балаларга шулай шатлык бүләк иткәне өчен рәхмәт белдерәбез», — ди социаль хезмәткәрләр.
Фотолар социаль үзәктән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев