Зәйдә хәйрия акциясе кысаларында депутатлар, җитәкчеләр ярдәм кирәк кешеләргә газеталар бүләк итте
Бүген Зәй шәһәре хакимиятендә район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән утырышы алдыннан район басмаларын социаль авыр хәлдәге өлкән кешеләргә, физик мөмкинлеге чиклеләргә яздыру буенча хәйрия чарасы үтте.
Депутатлар, җитәкчеләр барлыгы 39 данә район басмасын ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә, инвалидларга яздырып бүләк итте.
Газеталарны авыл җирлекләре башлыклары Зиннур Мохтаров, Сергей Маклаков, Людмила Барсукова, шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов, депутатлар Валерий Алейников, Магомед Мурзагов, Николай Тихонов, Альбина Ларина, Гүзәлия Гатина, Марат Зыятдинов, Фоат Исламов, предприятие - оешмалар җитәкчеләре Дмитрий Прохоров, Рамил Хәбибрахманов, Екатерина Андреева, Дмитрий Шашин һ.б. яздырды.
Араларыннан “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай”ны 10 данә “Радость” комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге аша өйдә булышлык алучы ялгыз өлкән кешеләргә шәһәр депутаты Валерий Алейников яздырды.
“Район басмаларын яратып укучы өлкән буын кешеләре яраткан газетларыннан читләшергә тиеш түгел. Укысыннар, район тормышы белән бергә булсыннар”, - диде ул.
Бүләк газеталар июль ае башыннан ел азагына кадәр өлкән ялгыз яшәүчеләргә, инвалидларга социаль хезмәткәрләр аша атна саен таратылачак.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев