Зәйдә сабыйлар хәрби абыйларына бүләк посылкалар әзерләде
Зәйнең «Уймак кыз» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләре белән берлектә «Җылы Зәй» хәйрия фондында булдылар.
Балалар педагоглар һәм әти-әниләр ярдәмендә әзерләнгән гуманитар ярдәм посылкаларын махсус хәрби операциядәгеләргә җибәрү өчен алып килде. Посылкалар солдатлар өчен туган яктан килгән кадерле бүләк булачак, һәр җыелма эченә сабыйлар үз теләкләрен җиткереп хатлар да салдылар.
«Солдатларыбызга ярдәм итик» акциясе балаларда үз халкы, армиясе, Ватаны өчен горурлык хисе тәрбияләү һәм үз илебезнең кыю һәм батыр сугышчыларына охшарга теләк уяту өчен менә дигән мөмкинлек булып тора», — диләр педагоглар.
фотолар балалар бакчасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев