Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Зәйдә сабыйлар ил иминлеген саклаучыларга ярдәмгә үз өлешен кертә

Зәйнең “Якты коңгыз” балалар бакчасында махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю буенча «Солдатка посылка» акциясе узды.

 Акция бүген илебезне яклаучыларга ярдәм һәм рәхмәт символына әверелде. «Беренчеләр хәрәкәте» пилот төркеме тәрбияләнүчеләре, ата-аналар һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре белән бергә, хәрби бурычларын үтәп, өйдән еракта торган хәрбиләр  өчен тәм-томнар, беренче кирәк-яраклар һәм азык-төлек җыйдылар. 

Моннан тыш, “беренче"ләр педагоглар белән бергә үз куллары белән солдатлар өчен саклау  чаралары (обереги) ясадылар. Алар ир-егетләргә сәламәтлек китерәчәк һәм күңелсезлекләрдән, бәла-казалардан һәм авырулардан саклап калырга сәләтле.

Балалар шулай ук җылылык белән сугарылган хатлар да яздылар, алар гуманитар ярдәм белән  «Масксети» волонтерларына махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен тапшырылды. Биредә волонтерлар мәктәпкәчә яшьтәгеләргә һәм аларның  әти-әниләренә  экскурсия уздырды. Алар бу эшнең мөһимлеге, маскировка челтәрләрен үрү өчен нәрсә кирәклеге турында сөйләделәр, әзер тасмаларны, шулай ук хәрби зонага озатуны көткән әзер челтәрләрне күрсәттеләр. Моннан тыш, балалар саклану костюмын да киеп карый алдылар.

фотолар: балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев