Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга коры ашлар, үлән чәйләре әзерләү эше бер генә көнгә дә тукталмый

«Зәй сезнең белән: Үзебезнекеләр өчен коры ашлар» төркеме волонтерлары махсус хәрби операциядәгеләр өчен чираттагы зур партия өй ризыклары әзерләделәр.

Уртак тырышлык белән фронтка  1600 порция тиз әзерләнә торган ашлар һәм 1400дән артык фильтр-пакетлы үлән чәе җибәреләчәк.

Бу юлы илебез азатлыгы өчен көрәшүче егетләрне үз улларыдай кайгыртучы игелекле йөрәкле хатын-кызлар  токмач, борщ, харчо, борчак, фасоль, карабодай ашлары һәм рассольник, шулай ук итле бәрәңге һәм борчак пюресы, карабодай һәм сөтле боткалар, чикләвекле чөгендер салаты, компот катнашмасы һәм үлән чәйләре әзерләделәр. Әзер ризыкларны алар маскировка челтәрләре үрү цехына китерде. Аннан чираттагы гуманиатр ярдәм белән хәрбиләргә җибәреләчәк.

Волонтерлар төркемендә эш бер көнгә дә тукталмый. Волонтерлар мондый эшнең район халкы ярдәменнән башка мөмкин булмавын билгеләп үтәләр. Алар коры ашлар әзерләү өчен  бер сарык китергән Ирина Кондратьевага аерым рәхмәтләрен белдерәләр.

Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә үз өлешләрен кертәләр. Икенче Бөгелде авылыннан Столбовлар һәм Агаповлар гаиләләре яшелчәләр алып килделәр. Кудряшовлар гаиләсе өч капчык бәрәңге, өч капчык чөгендер һәм бер банка гөмбә тапшырды. Рифат абый ике көн эчендә өч капчык бәрәңге, ике капчык чөгендер, бер капчык  перчаткалар китергәе, шулай ук финанс ярдәме күрсәткән.

Волонтерлар гуманитар йөкне төяргә ярдәм итүче яшьләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Һәр җибәрелгән посылка - бу өй ризыгы гына түгел, ә бүген илебез иминлеге сагында торучыларны кайгырту, ярдәм һәм игътибар билгесе. 

Фотолар «Зәй сезнең белән: Үзебезнекеләр өчен коры ашлар» төркеменнән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев