Зәйдә яшь волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсенә ярдәм итә
Зәй районы яшьләр эшләре идарәсенең «Игелекле Зәй» волонтерлар үзәге бу көннәрдә, Зәй политехник көллияте студентлары белән берлектә махсус хәрби операция зонасында ил иминлеге өчен көрәшүче Алексей Ивановның гаиләсенә комплекслы ярдәм күрсәттеләр.
Алексейның хатыны һәм дүрт баласы бар, аларга хуҗалык эшләрендә даими ярдәм аеруча мөһим. Бу көннәрдә волонтерлар гаиләнең йорт яны кишәрлеген кышка әзерләүгә юнәлдерелгән агротехник чаралар уздырдылар. Алга таба да гаиләгә ярдәм кулы сузарга әзер булуларын белдерделәр. Ивановлар гаиләсе исә шәһәрнең 7нче мәктәбе укучыларына, көллият студентларына волонтерлык эшчәнлеге өчен рәхмәт әйтте.
фотолар волонтерлардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев