Зәйдә “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлеге вәкилләре газеталар яздырып бүләк итте
Зәйдә район басмаларына почта аша ташламалы бәядән язылу ун көнлеге бара. Мондый мөмкинлек 13 июньгә кадәр тәкъдим ителә.
Шулай ук теләгән кешеләр редакциягә килеп “Зәй офыклары”, “Новый Зай” газеталарын яздыра. Бу көннәрдә “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлеге “Подписка бүләк ит!” акциясендә катнашты. Җирле бүлекнең башкарма сәркатибе Петр Тимаськов махсус хәрби операциядәгеләргә җибәрү өчен, баш сәркатиб Гөлнара Феофанова аз керемле өлкән яшьтәге кешегә язылды.
“Без һәр язылу кампаниясе чорында ярдәм йөзеннән, социаль авыр хәлдәгеләргә район газеталарын яздырып бүләк итәбез. Барлык райондашларыбызның да район, шәһәрдәге вакыйгалардан хәбәрдар булуын телибез”, - ди Петр Владиславович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев