Зәй Журналистлар берлеге хәрбиләргә җибәрү өчен медикаментлар алуда ярдәм итте
Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюда Зәй журналистлар берлеге даими үз өлешен кертә.
“Зәй сезнең белән” волонтерлар төркеме бу көннәрдә хәрбиләргә медикаментлар кирәк булуы турында хәбәр итте. Бу юлы да без игелекле эштән читтә калмадык. Журналистлар берлеге әгъзалары киңәшләшеп, Ватаныбыз чикләрен саклап, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итәргә карар кылды. Тиз арада тиешле сумма җыелып, без аны волонтерларга тапшырдык. Ә волонтерлар әлеге акчага кирәкле медикаментларны алды.
Махсус хәрби операция зонасында авыртуны баса торган дарулар, бинтлар, жгутлар, салкын тигәннән даруларга һәрвакыт ихтыяҗ зур.
- Хәрби операциядә катнашучы һәркем безне, илебезне яклый. Шуңа күрә андагы һәркемгә булышу — безнең бурыч. Иң мөһиме, хәрби ир-егетләребезнең исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез. Без җибәргән дарулар аларга хәрби зонада ярдәм итсен, гомерләрне саклап калсын иде, - дип тели журналистлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев