Зәй волонтерлары хәрбиләргә ике йөздән артык эсседән һәм салкыннан саклаучы юрган ясаган
«Зәй сезнең белән» волонтерлык цехында махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен тепловизорга каршы юрганнар тегәләр.
Наталья Фролова төп эш урынында – транспорт компаниясендә эш көне тәмамлангач, көн саен цехка килә. Биредә ул тегүче функциясен башкара. Моңарчы да гуманитар ярдәм белән шөгыльләнгән – җылы киемнәр бәйләгән, кирәкле материаллар җыеп тапшырган.
«Минем улым, киявем бар, алар минем янымда. Ә махсус хәрби операциядә булган егетләрнең якыннары нәрсә кичерүен күз алдына китерүе дә кыен. Миңа калса, мондый вакытта читтә калырга ярамый. Тыныч күк йөзе өчен көрәшүче якташларыбызга ярдәм итү – барыбызның да бурычы», - ди Наталья Фролова.
Юрган температураны кире кайтаручы һәм су үткәрми торган дүрт катлы эшләнмәдән гыйбарәт. Өске өлеше табигатьтә яшеренү өчен камуфляж төсендә эшләнгән. Шулай ук яраланган хәрбиләрне салып йөртү өчен тоткалар да бар. Волонтерлар әйтүенчә, юрганнарны хәрбиләрнең бәяләмәләрен исәпкә алып эшләгәннәр.

-Юрганнарны башта бераз башкачарак тегә идек. Берничә төрдәге юрганнарны егетләргә җибәрдек. Сынадык, егетләрдән бәяләмәләр сорадык һәм соңгы вариантта тукталдык. Гомумән алганда, барлыгы 200 юрган җитештердек, шулар арасыннан 100 юрган – температурага каршы. Бәяләмәләр бик яхшы, егетләр тагын сорый, - дип “Зәй сезнең белән” волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.
Барлык материаллар да иганәчеләр хисабына сатып алына.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев