“Барысы да өйдәге кебек тәмле»: Зәй волонтерлары хәрбиләр өчен ризыклар әзерли
Борчак, токмач ашы, борщ, щи, рассольник, пылау, итле карабодай боткасы, флотча макарон – Зәйнең “Нямы от мамы” волонтерлар берләшмәсе ризыклары ассортиментына кайбер кафелар көнләшерлек.
Боларның барысын да әлеге игелекле йөрәкле хатын-кызлар махсус хәрби операциядәге хәрбиләр өчен әзерлиләр.
Икенче Бөгелдедә яшәүче Мироновлар йорты кечкенә бер заводны хәтерләтә. Алар капчык-капчык кишер, чөгендер, бәрәңге, суган, яшел тәмләткечләр киптерәләр. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга коры ашлар, башка кирәк-ярак әзерлиләр.
Бу эшкә Татьяна Миронова мобилизация башлану белән алынган. Чөнки аның ике улы да махсус хәрби операциягә китә.
– Әлбәттә, безнең егетләр туган яктан читтә өй ризыкларын сагыналар. Беренче ашны ясагач, улыма җибәрдем. Ул аның бик тәмле, туклыклы, аларга кирәк булуын әйтте. Мин улларым фронтка китмәсә дә, читтә кала алмас идем, – ди Татьяна Вячеславовна.
Башта Надежда Хәбибуллина белән “Уңган кызлар” төркемен булдырып, тиз әзерләнә торган ашлар, боткалар, салатлар ясый башлыйлар. Аннан “Нямы от мамы” төркемен оештырганнар. Дүрт хатын-кыз – Людмила Маркелова, Софья Зиннәтуллина, Людмила һәм Раилә апалар бергәләп көн дә хәрбиләргә җибәрү өчен тәмле ризыклар әзерлиләр.
–Башта без тиз әзерләнә торган ашлар әзерләсәк, хәрби егетләрдән су белән кыенлыклар булуын белгәч, порцион ашлар ясауга керештек. Әкренләп ретор пакетларга күчтек. Ретор пакетларда аш, боткалар әзер, ачасың да ашыйсың. Без хәрбиләребезнең теләкләрен исәпкә алып, бары тик сыер, тавык итеннән генә ризыклар әзерлибез. Продукция белән безгә халык булыша, үзебез дә булдыра алганча алабыз, – ди Татьяна Вячеславовна.
Шулай ук шәһәрдә ике кибеттә “Игелек кәрҗиннәре” дә куелган. Җыелган барлык әзер продукцияне тартмаларга тутыралар. Ә әлеге тартмалар Зәйдән һәр юнәлештәге гуманитар ярдәм белән озатыла. Шулай ук отпускага кайтучы егетләр, аларның хатыннары да посылка җибәрү өчен тәмле ашларны сорап киләләр икән.
–Ризыкларны хәрби егет-ләребездән килгән тәкъдимнәрне исәпкә алып әзерлибез. Егетләр ашларның авырлыгы 380 граммнан артмавын сорадылар, чөнки коптерлар белән аларны яу кырына ыргыталар, – ди Татьяна Миронова.
Ризык әзерләү өчен зур автоклавны район хакимияте биргән.
– Мин шундый автоклав өчен сөенеп туя алмыйм. Бу безнең коткаручыбыз. Моңа кадәр бер автоклав бар иде, аның янында гел температураны көйләп торырга кирәк. Ә бу автоклавка ризык та күп керә, куясың да үз эшең белән мәшгуль буласың, – ди Татьяна Вячеславовна.
Эшмәкәр Ришат Шакиров камыр басучы аппарат бүләк иткән. Әле тагын токмач кисү өчен җайланмага да заказ биргән. Ә токмачны әлеге хатын-кызлар бик күп әзерли. Чөнки токмач ашына заявкалар бик күп, ди алар.
Волонтерлар Ришат Фәритовичка бик рәхмәтле.
Шулай ук алар Имәнлебаштан фермер Ленарның ашлар өчен тавыклар китерүенә дә сөенә. Бу тавыкларны бергәләп үзләре чистартып, аш, икенче ризыклар өчен әзерлиләр.
«Анда безнең улларыбыз! Аларны минеке, синеке дип аерып булмый. Безнең бурычыбыз — аларга ярдәм итү. Хәзер минем ике улым да хәрби хезмәттән азат ителде. Ләкин без бу эшебезне ахырга кадәр дәвам итәчәкбез», – ди Татьяна Вячеславовна.
Ә хәрби егетләрдән шундый тәмле ашлар өчен рәхмәтләр күп килә аларга. Барысы да өйдәге кебек тәмле, ди алар. Солдат тук булса, Җиңү яулау өчен дә көче бар бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев