Зәй волонтерлары хәрбиләр өчен маскировка зонтлары ясый
Әлеге зонтлар хәрбиләрне тепловизорлар һәм дроннардан саклый.
“Зәй сезнең белән” волонтерлар хәрәкәте махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү, аларны гомерләрен саклап калу буенча киңкырлы эшчәнлек алып бара. Хәзер алар маскировка зонтлары ясый башлады.
Зонт гадәти түгел, ул җылылык нурланышын чагылдыра торган махсус материалдан эшләнгән, ягъни аның астында кеше күренми. Мондый зонт астында дроннардан һәм тепловизион камералардан качарга мөмкин. Ул җиңел, өстәвенә, санаулы секундлар эчендә ачыла.
“Без алгы сызыктагы хәрбиләргә шундый 30 зонт җибәрдек һәм алардан уңай бәяләмәләр алдык. Хәзер яңа партиядә маскировка зонтлары ясыйбыз", - ди “Зәй сезнең белән” волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Елена Хисаметдинова.
фотолар волонтерлардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев