Зәй волонтерлары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре Әлмәткә экскурсиягә барды
Иске Зәйнең «Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаровка волонтерлар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен Әлмәткә сәфәр оештыруны сорады.
Депутат ярдәме белән 25 апрельдә әлеге сәфәр оештырылды.
«Зәйдән 15 кешелек делегация өчен башта „Алсу“ оек фабрикасы буйлап экскурсия үткәрделәр, анда продукция җитештерүнең тулы технологик процессын, шул исәптән космонавтлар өчен әзерләнүче оекбашларны да күрдек», — ди Светлана Долгова.
«СМП-Нефтегаз» офисында зәйлеләрне депутат Рияз Фоатович үзе каршы алды. Чәй табыны артында депутат зәйлеләрнең тормышы, проблемалары белән кызыксынды.
-«СМП-Нефтегаз» компаниясе каршында эшләүче «Яз» хәйрия оешмасы рәисе, якташыбыз Татьяна Воропаева белән дә аралаштык. «Әлмәт» иҗтимагый үзәгенә дә экскурсия кылдык», — ди Светлана Ивановна.
Экскурсиядән волонтерларның, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренең күпме уңай эмоцияләр, хис-кичерешләр алуын сүзләр белән аңлатып булмый. Алар сәяхәткә баруда автобус бирггән декпутат Рияз Комаровка рәхмәтле. Әлмәткә бару алар өчен бер бәйрәм булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев