Зәй волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга Пасха бәйрәменә куличлар җибәрде
Бу көннәрдә “Zаинск с Vами” волонтерлар төркеме махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәмне илтеп кайтты.
Зәйлелеләр Пасха бәйрәменә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызны сөендерергә булдылар. Алар хәрби зонага традицион бәйрәм ризыклары: куличлар, бал, үлән чәйләре озатканнар. Ризыклар бозылмасын өчен аларны вакуум пакетларда җибәргәннәр.
Хәрбиләргә шулай ук “Урал” машинасына тәгәрмәчләр, мич-буржуйкалар, автоном җылыткычлар, маскировка челтәрләре, химера костюмнары, медикаментлар, гигиена средстволары, тиз пешә торган ашлар, исемле посылкалар һәм башка мөһим булган әйберләрне алып барганнар. Гуманитар йөкне озатучылар госпитальләргә дә кирәкле әйберләрне калдырганнар.
Хәзер Зәй волонтерларына хәрбиләрдән рәхмәт сүзләре белән бик күп хатлар, видеолар килә.
-Өйгә кайткан кебек булдык. Сезгә гуманитар ярдәмегез өчен бик зур рәхмәт, - ди хәрбиләр.
“Маскировка челтәрләре, машиналарга тәгәрмәчләр, төзелеш материалларына хәрби егетләребездән заказлар күп. Битараф булмаган зәйлеләрнең ярдәмгә кушылуын сорыйбыз. Без - тылдагылар фронтка ярдәм итеп, күптән көтелгән җиңүне якынайта алабыз”, - ди “Zаинск с Vами” волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев