Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Зәй волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга Май чабу бәйрәменә коймаклар пешереп җибәрде

Бу көннәрдә “Zаинск с Vами” волонтерлар төркеме махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәмне илтеп кайтты.

Зәйлелеләр Май чабу бәйрәменә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрне  сөендерергә булдылар. Алар хәрби зонага традицион бәйрәм ризыклары: коймаклар, пироглар,  үлән чәйләре  озатканнар.  Коймакларны маскировка челтәрләре үрүче апалар пешергән. Ризыклар бозылмасын өчен аларны вакуум пакетларда җибәргәннәр. 
“Zаинск с Vами” волонтерлар төркеме аша “Газель” машинасында хәрбиләргә җибәрелгән 20нче ярдәм бу. Хәрбиләргә шулай ук генераторлар, ике портатив станция, машиналарга тәгәрмәчләр, маскировка челтәрләре,  дронга каршы одеаллар, медикаментлар, гигиена средстволары,  коры ашлар, каклаган итләр һәм башка мөһим булган әйберләрне алып барганнар. Шулай ук Зәй хәрбиенә дуслары машина да җибәргән.

Болар барысы да хәрбиләргә тапшырылган. Хәрбиләрдән “Zaинск с Vами” волонтерлар төркеменә гуманитар ярдәм, маскировка челтәрләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерелгән видеоязмалар, хатлар бик күп килә. Ә волонтерлар өчен кире элемтә, аларның тырышлыгының бушка булмавы – иң зур бәя. 

-Өйгә кайткан кебек булдык. Ул коймакларның тәмлелеге!  Сезгә гуманитар ярдәмегез өчен бик зур рәхмәт, - ди хәрбиләр.  

Эш тукталмый, хәзер волонтерлар чираттагы гуманитар ярдәмне җыю буенча зур эш алып бара. 

“Без “Газель” машинасында гуманитар илтүдән тыш, атна саен якын тирә шәһәрләрдән китүче гуманитар ярдәм белән дә махсус хәрби операциядә катнашучыларга заявкалар буенча кирәкле әйберләрне җибәрәбез. Шуны онытмыйк, без бары бергә берләшеп кенә күптән көтелгән җиңүне якынайта алабыз, - ди  “Zаинск с Vами” волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.

Фотолар "Зәй сезнең белән" төркеменнән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев