Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Зәй укучылары тыл геройлары янында кунакта булды

Зәйдә үзенчәлекле чара — батырлык һәм игелек дәресе узды.

6нчы мәктәпнең V-VI сыйныф укучылары инде берничә ел  махсус хәрби операция зонасы  өчен маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызлар янында кунакта булдылар.

Укучылар үз күзләре белән хәрбиләр өчен ничек яшеренү чаралары ясалганын күрделәр. Алар Ватанга ярдәмнең төрлечә булуын белделәр-кайчакта ул сабырлык һәм осталык таләп итә торган җентекле эштән гыйбарәт.

Ә иң кыйммәтлесе – тыл геройлары  белән аралашып, аларга көн саен алгы сызыкта гомерләрне саклап калырга ярдәм иткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Балалар маскировка челтәренең саклану чарасы  гына түгел, ә һәр төенгә кайгыртучан куллар белән үрелгән җылы сәлам икәнен аңладылар.

фотолар волонтерлардан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев