Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Зәй студентлары өлкәннәргә кар көрәргә булыша

Бу көннәрдә кар мулдан яуды. Кар көрәү бер физзарядка инде ул, дип шаяртсак та, көри башлагач, хәйран үзен сиздерә. Аеруча өлкән яшьтәгеләргә авыр.

Менә шуларга ярдәм кулы суза да инде Зәйнең политехника көллияте студентлары. 

Студентлар Александр Корсунов, Максим Леонтьев һәм Радомир Хузеев үзләре шефлыкка алган өлкән яшьтәге парга ишегалды территориясен кардан чистартуда даими ярдәм итеп киләләр.

Йорт хуҗалары алар белән очрашуга чын күңелдән шатланалар, чөнки керү юлларының торышы аларның сәламәтлегенә һәм иминлегенә турыдан-туры бәйле. Ишегалды, капка төпләрен кардан  чистартып тору егылу, имгәнү куркынычын киметергә ярдәм итә. Өлкәннәр үзләренә кар чистартуда даими ярдәм итүче студентларга бик рәхмәтле. 

Фотолар көллияттән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев