Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Зәй районында яшьармиячеләр һәм “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары тимурчылар эшчәнлегендә актив

Югары Мәлем мәктәбе укучылары “Кар десанты” акциясенә кушылып, һәйкәл һәм чишмә янын кардан чистарттылар.

Зәй районы Югары Мәлем мәктәбенең яшьармиячеләр һәм «Беренчеләр хәрәкәте» отряды укучылары 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган һәйкәл янындагы территорияне кардан чистарттылар.

Үз гамәлләре белән яшь патриотлар  геройларның истәлеген хөрмәт итү белән бергә,  үз кулларың белән әйләнә-тирә дөньяны яхшырак итү мөмкинлеге  икәнен күрсәттеләр. Гомумән, укучылар тарафыннан “Кар десанты" акциясе кысаларында ветераннарга ярдәм күрсәтелә, иҗтимагый территорияләр төзекләндерелә, мәдәни вакыйгалар үткәрелә һәм сәламәт яшәү рәвеше пропагандалана. Бу яшь буынга үзләренең гражданлык позицияләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.

фотолар мәктәптән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев