Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Зәй районы Луганск Халык Республикасына Яңа ел бүләкләре җибәрде

Яңа төбәк халкына гуманитар ярдәмне «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге әзерли, бу хәйрия гамәлендә зәйлеләрнең дә өлеше зур.

7 фура яңа төбәк халкына йөз тоннадан артык ярдәм китерәчәк. Йөк Луганск Халык Республикасы гражданнары соравы буенча җыела. Бу төзелеш материаллары, көнкүреш химиясе, балалар туклануы, эчә торган су һәм башка бик күп көндәлек куллану әйберләре. Исемлекне партиялеләр ай саен яңа төбәкләр өчен җаваплы ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллиннан алалар.

«Бердәм Россия» гуманитар йөгенең мөһим өлеше — Яңа елга тәм-томнар. Бу яңа төбәк балалары өчен Яңа ел күчтәнәчләрен Зәй районы 500 данә әзерләде. Алар инде зур йөк белән җибәрү өчен Казанга юлланды. Шул рәвешле зәйлеләр дә фронт яны территорияләрендә яшәүчеләрне сөендерү өчен барысын да эшләргә тырыштылар. 

Бу сәфәрдә гуманитар йөк колоннасын ТР Дәүләт Советы Рәисе Секретариаты җитәкчесе Марат Хәсәнов һәм партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин озата барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев