Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Зәй районы Карман авылы халкы хәрбиләргә ярдәм итүен дәвам итә

Зәй районының Карман авыл клубында “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” гуманитар ярдәм акциясе актив дәвам итә.

Җирле халык бердәм төстә  махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кирәкле әйберләр җыя һәм сатып ала, маскировка челтәрләре үрә. 

23-25 июньдә активистлар алгы сызыкта көрәшүчеләрнең гомерләрен саклау өчен бик мөһим булган 8  маскировка челтәре үреп, гуманитар йөк белән фронтка озаттылар. Моннан тыш, эчке кием тегү өчен тукымалар, башка  кирәк-яраклар җыелды.

Игелекле эшкә балалар һәм яшүсмерләрнең кушылуы аеруча дулкынландыргыч.

“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” акциясе — ул ярдәм җыю гына түгел, Зәй районы халкының бердәмлеген һәм йөрәк җылысын чагылдыра. Оештыручылар читтә калмаганнарга рәхмәт белдерә һәм бүген алгы сызыкта булганнарга ярдәм итүне дәвам итәргә чакыра.

фотолар авыл җирлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев