Зәй яшьләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга үлән чәйләре әзерлиләр
Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе активистлары гаять җылы һәм рухи акция уздырдылар.
Алар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чәй пакетлары әзерләделәр. Пакетларга хуш исле бөтнек һәм мелисса үләннәрен салдылар.
Һәр пакет этикеткасында активистлар безнең солдатларга җылы, ихлас теләкләр яздылар.
“Без әзерләгән чәйләр сугышчыларга туган як, аларны монда көтүләре, сагынулары турында исләренә төшерәчәк. Шифалы чәй аларга көч һәм яхшы кәеф бирсен", - дип активистлар.
Бөтнек белән мелисса тынычландыра торган үзлекләргә ия. Шулай ук бу үләннәр иммунитетны ныгыта, авыруларга каршы көрәшә һәм хәрбиләргә туган як һәм өй җылысын искә төшерә.
Хуш исле үлән чәйләрен сугышчылар да бик яратып эчүләрен әйтә. Хәзер җәйге чор, үләннәр мулдан. Һәрберебез дә безнең тынычлыгыбыз сагында торучы ир-егетләребезгә үлән чәйләре ясауда өлеш кертә ала. Үләннәрне волонтерларга да китерергә була.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев