Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Зәй эшмәкәре хәрбиләргә “УАЗ” машинасы җибәрергә җыена

Бу - аның махсус хәрби операция зонасына икенче машина җибәрүе.

Зәй эшмәкәре Николай Тихонов махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга даими ярдәм итеп килә.

Ул үзе дә махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтеп кайтты. Бахмут юнәлешендә алгы сызыкка ук барган. Шулай ук госпитальләргә гуманитар ярдәм җибәрү өчен даими фура машиналарын түләүсез җибәрә. Николай Николаевич ярдәме белән хәрби зонага 250 буржуйка-мич ясап озатылды. Якташ хәрбиләр мөрәҗәгатен ул җавапсыз калдырмый. Машиналарга запас частьләр, тәгәрмәчләр дә аның ярдәме белән алынды. Моңа кадәр хәрби зонага “Мицубиси” машинасы җибәргән иде. Хәзер икенче машинаны җибәрергә җыена.

Николай Тихоновның күршесе “Джокер” махсус хәрби операциядә контракт буенча катнаша. Ул Николай Николаевичка  “УАЗ” машинасы алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.  Эшмәкәр “УАЗ” машинасы сатып алып, аны хәзер автосервиста ышанычлы булсын өчен ремонтлый, һәр детальне җентекләп тикшерә. Тиздән машина хәрби зонага җибәреләчәк. Машина эченә күчтәнәчләр, көндәлек тормышта кирәк-яраклар да салырга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев