Зәй эшмәкәре мәчеткә газеталар яздырып бүләк итте
Шәһәрдәшебез Марсель Миңнеханов “Зәй офыклары” газетасын күпләп Иске Зәй бистәсе мәчетенә яздырды.
Газеталар агымдагы елның икенче яртысы дәвамында Иске Зәй бистәсе мәчетенә килеп торачак. Анда йөрүче өлкән кешеләр район хәбәрләре белән тулы басманы һәр җомга саен көтеп алалар.
- Намазга йөрүче өлкән кешеләр район газетасын яратып укыйлар. Һәр ярты ел саен шәһәребезнең игелекле кешеләре мәчетебезгә газеталар яздыруны оештыра, рәхмәт аларга. Безнең буын газета укуны хуп күрә, шуңа да басма матбугат чаралары яшәсен, - ди мәчет имамы Илсур хәзрәт.
Марсель Миңнеханов исә мондый хәйрия чарасын еш башкара. Алай гына да түгел, ул районда уздырылучы спорт чараларын, балалар өчен оештырылучы бәйрәмнәргә иганәче була.
- Район газетасын яратып укучы һәркемгә ул барып ирешүен телим. Укысыннар, кече Ватаныбыз үсешеннән хәбәрдар булсыннар, - ди эшмәкәр.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев