Зәй балалары депутаттан Яңа ел бүләкләре алды
Бәйрәм алдыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, әтиләре махсус хәрби операциядә ил иминлеген саклап һәлак булган районыбызның берничә баласына Яңа ел бүләкләре җибәрде.
Ә балаларга күчтәнәчләрне депутатның Зәй районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Гөлнара Феофанова тапшырды. Ул җиде гаиләдә булып 10 балага депутат котлауларын җиткерде, хәл-әһвәлләрен белеште.
"Без һәр баланың бәйрәм рухын тоюын телибез һәм игътибарыбыз белән күңел җылысын бирергә тырышабыз", - дип билгели Олег Морозов үзенең балаларга булган видеомөрәҗәгатендә.
Олег Викторович фронтка ярдәмне даими төстә ясап тора, хәрбиләр соравы буенча пилотсыз очкычлар алып хәрби зонага озата, алар гаиләләренә матди булышлык күрсәтә. Шулай ук ул фронтка ярдәм оештыручы волонтерларга да игътибарлы. Бу көннәрдә Олег Морозов республика активистларына хәрбиләргә киемнәр әзерләү өчен тегү җиһазлары тапшырырга җыена.
"Яңа ел бәйрәме якын кешеләрен югалткан гаиләләргә игътибар һәм ихтирам күрсәтү өчен тагын бер мөмкинлек ул", - ди РФ Дәүләт Думасы депутаты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев