Хөкемдарлар хәйрия акциясенә кушылды
Физик мөмкинлеге чикләнгәннәр ункөнлеге кысаларында районда төрле хәйрия чаралары дәвам итә. Бүген бу мәрхәмәтле гамәлгә Зәй шәһәр суды хөкемдарларды да кушылды.
Алар бердәм төстә район басмалары булган «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарын социаль ярдәмгә мохтаҗ булган инвалидларга, ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә яздырып бүләк ясадылар. Шәһәр суды рәисе Рамил Бикмеев, судьялар Сергей Горшунов, Венера Исаичева, җәмәгать судьясы Руслан Гайсин һәр ике газетаны да адресатларга 2025 елның беренче яртысында килеп трырлык итеп яздырдылар.
— Без гражданнарның хокукый мәнфәгатьләре яклану, закон таләпләре үтәлеше сагында торабыз. Әлбәттә безнең күз алдыннан күп кенә язмышлар уза, судка мөрәҗәгать итеп үзләренең хокуклары яклануны сораучы социаль ярдәмгә мохтаҗлар да бар. Шуларны күздә тотып һәм инвалидлар декадасы уңаеннан без бүген барлык судьялар әлеге изге акциягә кушылырга булдык. Барыбыз да бергә фикерләшеп шушы карарга килдек. Басма матбугат белән танышып барырга теләгәннәргә мондый мөмкинлек тудыра алуыбызга без бик шат, — диде шәһәр суды рәисе Рамил Гаптерәүфович.
Хәкемдарларның физик мөмкинлеге чиклеләргә ярдәме турында белеп район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Антонида Николаева да зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Безне кайгыртулары, район яңалыклары белән хәбәрдар итеп торуга омтылулары өчен судьяларыбызга рәхмәт белдерәбез», — диде ул.
Ә «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталары Яңа елдан соң һәр җомгада инвалидлар җәмгыяте оешмасына китереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев