Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Хәбибуллиннар зур эш башкара

Югары Шепкә халкы үтенече буенча авылыбызның игелекле гаиләсе – Хәбибуллиннар турында язып үтәсем килә.

Кешенең кем икәнлеге авырлык килгәндә беленә дигән сүзләр – нәкъ алар гаиләсе турында. Илнар белән Надежда Хәбибуллиннар махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк хәрбиләребез турында кайгырталар. Районда беренчеләрдән булып маскировка челтәрләре үрү өчен Илнар  дусты Рафил Нәүширов белән корылма ясап бирделәр. Менә ике ел инде апаларыбыз  маскировка челтәрләре үрә, шушы вакыт эчендә хәрби зонага 600дән артык челтәр үреп җибәрделәр. 

Надежданы исә авылда гына түгел, районда да бик күпләр белә. Ул – чын күңеле белән тырышып йөрүче волонтер. Гуманитар ярдәм җыюда, аны озатуда зур өлеш кертүче дә.

Ике ел инде аларның өендә, чын мәгънәсендә, зур кухня эшләп килә. Алар гаиләләре белән хәрбиләргә тиз пешә торган ашлар, боткалар, тәмле үлән чәйләре әзерлиләр. Ире Илнар, кызы Рамилә дә үз өлешләрен кертәләр. Ә бит бу искиткеч мәшәкатьле! Яшелчә, җиләк-җимеш, үләннәрне авыл халкы ярдәме белән җыялар. Аннары аларны юарга, турарга, киптерергә, пакетларга салып тутырырга кирәк. Надежда зарланмыйча, тыныч кына шушы игелекле эшне башкара. Ул үз сүзен курыкмыйча туры әйтүче, дөреслек ягында торучы, киң күңелле ханым да.

Югары Шепкә авылыннан махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк илебезне саклаучы улларыбыз һәм аларның әти-әниләре исеменнән Хәбибуллиннар гаиләсенә чын йөрәктән чыккан рәхмәтебезне җиткерәбез.

Гөлназ Шәмсетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев