Виталий Агапов туган авылы Сәвәләйдә волонтерларны котлады
Бәйрәм көннәрендә Зәй районының Сәвәләй авылында маскировка челтәрләре үрүчеләр янында Татарстанның халык артисты, Зәй районының мактаулы гражданины Виталий Агапов булды.
Виталий Агапов махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәткән авылдашларына зур рәхмәт белдерде. Артист аларны Яңа 2026 ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлады.

Сәвәләйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча бик зур эш башкаралар. Биредә 2024 елның февраленнән волонтерлар 1047 маскировка челтәре үрде. Әгәр уйлансаң, бу челтәрләрне үрү өчен күпме хезмәт, күпме вакыт сарыф ителгән. Биредә шулай ук хәрбиләргә үлән чәйләре дә әзерлиләр, токмач та кисәләр.

Виталий Васильевич әлеге игелекле затларны илебезненң чын патриотлары дип атап, сәламәтлек, имин тормыш теләде.
Фотолар волонтерлардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев