Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Ватанпәрвәрләр әзерләүдә тәрбияви чара

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда махсус хәрби операция турында беренче күзаллаулар формалаштыру, сугышчыларыбызның батырлыгы, аларга безнең ярдәм кирәклеген аңлату бик мөһим. Зәй районы балалар бакчаларында әлеге тема көн үзәгендәге тәрбияви юнәлешләрнең берсе.

«Кичә безнең, Якты коңгыз» балалар бакчасының зурлар төркеме сабыйлары волонтерлар штабының маскировка челтәрләрен үрү пунктында экскурсиядә булдылар. Балалар күңелләре кушуы буенча, өй эшләрен калдырып, фронт өчен маскировка челтәрләре үрүче гүзәл хатын — кызлар белән таныштылар. Аларның эшен кызыксынып күзәттеләр. Осталар елмаеп, hәр җепнең башка җепләр аша үтеп, билгеле бер бурычны үтәү өчен ныклы структура булдыруын аңлаттылар. Әлбәттә, безнең балалар кечкенә һәм күп нәрсәне әле аңламыйлар, әмма аларның саф, беркатлы йөрәкләре күргәннәрнең мөһимлеген тоемлады. Экскурсия бик кызыклы булды, балалар күңелендә тирән эз калдырды», — ди тәрбияче-педагог Зоя Антонова.

 Маскировка челтәрләре хәрби техниканы, инженерлык корылмаларын яшереп кенә калмыйча, сугышчыларның гомерләрен саклап калырга да ярдәм итә. Балалар челтәрләрнең ни өчен шундый зур булуы, аларны үрү авырмы дигән сораулар бирделәр. Һәр җавап балаларда үз уйларын тудырды, яңа белемнәр бирде.

Экскурсия ахырында балалар хәзерге вакытта илебезне саклаучы сугышчыларыбызга хатлар тапшырдылар.

Фотолар "Якты коңгыз" бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев