«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе дәвам итә
Зәй районы Бигеш авылы мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша.
Бу көннәрдә укучылар, ата-аналар, педагоглар, мәктәп хезмәткәрләре "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!" акциясенә актив кушылдылар.
Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлфия Кашапова җитәкчелегендә уртак көч белән иң кирәкле әйберләр: медикаментлар, гигиена чаралары (теш пастасы, теш щеткалары, сабын, дымлы тастымаллар) һәм башка кирәкле әйберләр җыелып тапшырылды.
“Гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Игелегегез һәм ярдәмчеллегегез сезгә һәрвакыт рәхмәт һәм игелекле гамәлләр рәвешендә әйләнеп кайтсын”, - ди директор киңәшчесе.
фото мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев