Урсай авылы хатын-кызлары хәрбиләргә Россия символикасы белән оекбашлар бәйлиләр
Зәй районында һәр җирлектә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм күрсәтү буенча актив эш алып барыла.
Урсай авылы волонтерлары бу көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга Зәйдән озатылган гуманитар ярдәм аша азык-төлек, консервалар, үлән чәйләре, пижамалар, шәхси гигиена чаралары, беренчел кирәкле әйберләр җибәрделәр. Моннан тыш, урсайлылар 50 пар йон оекбаш та тапшырдылар. Авылдан 10 хатын-кыз хәрбиләргә йон оекбашлар бәйлиләр. Нина Еременко һәм Валентина Куленкова үзләренең җылы эшләнмәләрен Россия триколоры төсләре белән бизиләр.
«Флагның төсләре безгә барыбыз да уртак кыйммәтләр һәм максатлар белән берләшкән зур халыкның бер өлешен хәтерләтә. Алгы сызыктагы егетләр туган як җылысын һәм безнең терәк булуыбызны тойсыннар иде», — ди активисткалар.
Бу көннәрдә авылның игелекле йөрәкле хатын-кызлар тагын 10 пар оекбаш бәйләгән. Башка ярдәм белән бергә Урсай клубы хезмәткәрләре аларны Зәйдәге «Закамье — Помощь госпиталям» гуманитар ярдәм складына китерәчәк.
«Герой өчен җылылык» акциясе «Бердәм Россия» партиясенең «Өлкән буын» федераль партия проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
фотолар авыл җирлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев