Укучыбыз яза: Күңелебез бик булды
Җиһанда Мәүлүд ае - Мөхәммәд с. г. в. Пәйгамбәребезне зурлау, искә алу ае бара.
Иншалла, мәчетләребездә вәгазьләр укыла, күп итеп салаватлар әйтелә, хәер, садака, зәкят өләшенә, дини чаралар, мәҗлесләр уздырыла. Бу уңайдан Сармашбаш авылы мәхәлләсе мәчете ихтирамга лаек гамәлләр кыла. Мәчет әһелләре киңәшеп, алар тарафыннан авыл өлкәннәренә, физик мөмкинлекләре чиклеләргә, мәчет активларына бәйрәм күчтәнәче өләшенде. Алар өйдән өйгә йөреп, хәл-әхвәлләребезне белешеп, күчтәнәчләп, күңелләребезне күрделәр. Мондый зурлау, хөрмәттән күңелләребез бик булды. Гомумән, Сармашбаш мәхәлләсе җитәкчелеге, мәчет әһелләре дини бәйрәмнәрдә безне игътибарда тотып, хәлебезне сорашып, азык-төлек төргәкләре белән куандыра. Махсус хәрби операциядә булган егетләребезнең әти-әниләре, гаиләләре дә алар тарафыннан игътибар үзәгендә тора.
Игелекле эш башында торучыларга кирәкле һәм мәгънәле эш башкаруларына Аллаһының рәхмәте, бәрәкәте, чиксез нигъмәтләре булсын. Мәчетебез тулып торып, шулай иман нуры чәчеп торсын.
Раббыбыз йортларыбызга, гаиләләребезгә, мәчетләребезгә, республика һәм илебезгә, Галәмгә муллык, тынычлык, иминлекләр насыйп итсен.
Гыйздениса Миннехуҗина.
Тыл һәм хезмәт ветераны.
фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев