Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Туган яктан ярдәм хәрби рухны ныгыта

Зәйдән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов, Эркин Касыймов бу көннәрдә махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм, «УАЗ» машинасы илтеп кайттылар.

Гуманитар ярдәм илтүчеләр барлыгы биш меңгә якын километр юл үтеп, егетләребез хезмәт итә торган Донецк, Запорожье, Херсон өлкәләрендә булган.

Әлеге “УАЗ” машинасы махсус хәрби операция башында ук Зәйдән хәрбиләргә җибәрелгән иде. Ул берничә ел егетләребезгә хезмәт итеп, шактый таушалган иде. Аны Зәйгә алып кайтып, ышанычлы итеп ремонтлап, Зәй хәрбиләренә яңадан илттеләр. Шулай ук хәрбиләргә радиомостлар, принтер өчен кирәкле әйберләр, домк-рат, генераторлар һәм башка кирәкле әйберләр алып барылды. Татьяна Миронова җитәкчелегендәге волонтерлар тиз пешә торган ашлар, боткалар җибәрделәр. Гуманитар ярдәм илтүчеләр госпитальдәге якташларыбыз янында да булган.

Гуманитар йөкне җыюда төп ярдәмне эшмәкәрләр Владимир Долгов, Александр Чапков, Магомед Алиев, Николай Токранов, Наилә Әгъзамова,  Владимир Уразайкин Изге Макарий чиркәвенә йөрүчеләр күрсәткән. 

“Якташ хәрби ир-егетләрнең нык-лыгы, ил иминлеге өчен көрәшүдә көчле булулары тагын да игелекле эшләр башкарырга көч, дәрт бирә. Егетләрнең без алып килгән ярдәмгә ничек сөенгәннәрен күрсәгез иде. Гуманитар ярдәм җыюга өлеш керткән һәр кешегә, бу эшне оештыручыларга рәхмәтләр, сәламнәр әйттеләр”, – ди гуманитар ярдәм илтә баручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев