Туган якка мәхәббәт белән: Бигештә ялга кайткан хәрби егет Изге чишмә янында ял итү урыны булдырды
Бигеш авылында махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егет авылдашларына чын бүләк ясады: чишмә буенда ял итү өчен матур урын булдырды. Күләгәдә утырып торыр өчен беседка куйды, ә тирә-юнь чиста булсын өчен чүп савыты урнаштырды.
Бигештә авылның Кәрәкәс очында урнашкан, тау ягыннан чыга торган, матур итеп буралап ясалган Изгеләр чишмәсе бар. Шушы чишмә янына махсус хәрби операциядан ялга кайткан Искәндәр бик матур ял итү урыны ясады.
Егет махсус хәрби операциядә аның башыннан катнаша. Үз алдына куелган бурычны намус белән төгәл үти. Бу көннәрдә ул туган якта ялда булды. Отпускасы туган авылында файдалы эшләр белән истә калды. Ул хәрби зонадан ялга кайтучылар өчен туган якның шифасы, табигате көч бирүен, аннан рухи ныклык алуларын әйтә. Менә шуңа күрә Искәндәр бу урынны үзенчәлекле итәргә теләде — алгы сызыктан кайткан һәркем монда бераз тынычлык таба алсын, аны туган якта көтүләрен һәм кадерләүләрен тойсын дип тырышты.
«Өйгә кайткач, хәтта чишмә буенда утырып, суның челтерәп агуын тыңлау, балачактан таныш агачларга карап тору да көч өсти. Табигать тәнне генә түгел, җанны да дәвалый, уйларны җыярга һәм яңадан бар нәрсәне дә җиңәргә әзер булырга ярдәм итә», — дип уртаклаша ул.
Авылдашлары бик рәхмәтле аңа.
“Авылны ямьләндерергә булышканың өчен бик зур рәхмәт Искәндәргә. Аллаһы Тәгалә саклап йөртсен сине, исән-имин әйләнеп кайтырга язсын туган якларга. Илебездә тиз арада тынычлык урнашсын иде”, - ди авылдашлары.
фотолар авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев