Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Туган як җылысы: Тәкмәклеләр окоп шәмнәре ясый

Окоп шәмнәре ясау өчен парафинны авыл халкыннан җыелган акчага алалар.

Иске Тәкмәк авылы халкы махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә ярдәм йөзеннән окоп шәмнәре ясый. Клуб җитәкчесе Марина Ермолаева һәм авыл китапханәчесе Валентина Киселева бик күркәм команда туплаганнар. 

 Окоп шәме турында ишетмәгән кеше юктыр инде. Махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә нык ярдәм итә ул. Беренчедән, блиндажны сизелерлек җылыта, икенчедән, тимер банкадагы паекларны җылытып алырга да бик кулай икән. Шулай ук яктылык бирә. Анысы да бик мөһим. 

“Ай саен авылдашлар белән акча җыеп, окоп шәмнәре ясау өчен парафинны сатып алабыз. Бары тик уртак тырышлык белән генә җиңүгә ирешеп була”, - ди китапханәче Валентина Киселева.

фотолар мәдәният йортыннан.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев