Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Төгинең мәктәп яны лагерена йөрүчеләр окоп шәмнәре ясый

Зәй районының Төги авылы мәктәп яны лагерена йөрүчеләр өчен окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класс узды.

Аны мәктәпнең яшьармиячеләре оештырды. Тәҗрибәле яшьармиячеләр җитәкчелегендә  балалар мөстәкыйль рәвештә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясадылар. Яшьармиячеләр шулай ук хәрбиләр өчен хуш исле туган як үләннәреннән чәй әзерләүдә актив катнашалар. Укучылар мята, мелисса, ромашка һәм мәтрүшкә кебек экологик чиста үләннәр җыеп, аларны киптерәләр һәм матур пакетларга тутырлар. 

Бу шифалы, хуш исле чәйләр хәрбиләргә сәламәтлекләрен сакларга һәм кәефләрен күтәрергә ярдәм итә.   Балалар өйдән еракта хезмәттә булган хәрби абыйларына хатлар да язалар.

Фотолар мәктәптән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев