Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

«Солдатка хат»: Поповка балалары хәрби абыйларына хатлар яза

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Поповка авылы яшүсмерләре хәрби хәрәкәтләр зонасында булган хәрби хезмәткәрләргә чын күңелдән ярдәм итәләр.

Алгы сызыкта хезмәт итү - ул гаять зур рух көче, сабырлык һәм фидакарьлек таләп итә торган катлаулы эш. Сугышчылар көн саен җитди сынаулар белән очраша, ә тынлык һәм ял минутларында солдатка туган якларыннан хәбәр алу аеруча кадерле.

28 июльдә авыл клубы хезмәткәрләре яшүсмерләр белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучыларга яңа партия хатлар әзерләделәр.

“Без балалар белән язган хатлар сугышчыларга аларны көтүләрен һәм алар белән горурлануларын, аларның көченә һәм батырлыгына ышануларын искә төшереп торсын. Кайчакта иң көчле корал — йөрәктән чыккан иң яхшы сүз бит ул”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.

Фотолар клубтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев