Сәвәләйлеләр хәрбиләргә җибәрү өчен токмач кисә
Сәвәләй авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча зур эш башкарыла.
Биредә маскировка челтәрләре дә үрәләр, үлән чәйләре дә әзерлиләр, гуманитар ярдәм җыюда да актив катнашалар. Авыл хатын-кызлары хәрбиләргә тәмле ашлар әзерләү өчен авыл мәдәният йортына җыелып, еш токмач кисәләр.
Бүгенге көндә туган яктан читтә булган хәрбиләр токмач ашын аеруча сагыналар. Туган як җылысы кергән ризык аларны сөендерсен, дигән теләктә игелекле йөрәкле хатын-кызлар. Теләкләре бер — хәрбиләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсын.
Сәвәләйлеләр шундый вакытта битараф булмыйча, җиңүгә үз өлешләрен кертә.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев