Сәвәләйлеләр безнең геройлар өчен 1000 маскировка челтәре үрде
Кичә бу сан 1000 булса, инде бүген ул тагын бишкә артып, 1005 булды.
Сәвәләйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча бик зур эш башкаралар.
1000 маскировка челтәре — ул 2024 елның февраленнән волонтерлар күрсәтә торган армый-талмый хезмәт нәтиҗәсе! Әгәр уйлансаң, бу челтәрләрне үрү өчен күпме хезмәт, күпме вакыт сарыф ителгән.
“Безнең өчен иң мөһиме – без үргән челтәрләр сугышчыларыбызны дошман күзеннән сакласын. Авылдашларыбыз ярдәме белән хәрби зонага перчатка, оекбашлар, дымлы салфеткалар, үлән чәйләре, кремнар, татлы күчтәнәчләр һәм башка бик күп кирәкле әйберләрне җибәрәбез. Бу изге эшкә өлешен керткән һәр кешегә рәхмәт”, - ди маскировка челтәрләре үрүче төркемнең җитәкчесе Анна Рябова.
Биредә шулай ук хәрбиләргә үлән чәйләре дә әзерлиләр, токмач та кисәләр. Шушы вакыт эчендә 175570 пакетта үлән чәе ясап, фронтка озатканнар.

Әлеге игелекле затларны бер – хәрбиләребезгә ярдәм итү, Җиңүне якынайту максаты берләштерә. Һәм бу эшкә бар тырышлыкларын, шәхси вакытларын жәлләмиләр. Челтәр үрергә дә авылдан 25 хатын-кыз йөри.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев