Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Сәвәләйлеләр 800нче маскировка челтәрен үрде

Ел ярым эчендә сәвәләйлеләр 800 челтәр белән хәрби зонага 144950 пакет үлән чәе, 1600 пар перчатка, 800 пар оекбаш, 800 крем, 800 дымлы салфетка һәм башкаларны җибәргән.

Сәвәләй авылы клубында һәр көн бер төркем активистлар махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрәләр.  

Челтәр үрүчеләр төркемнәрен “Очкын” дип атаганнар. Бу чыннан да шулай, челтәр үрүче апаларның һәрберсенең  хәрбиләребезгә ярдәм итүгә үзләреннән өлеш кертүдән күзләрендә очкын яна. 

Биредә маскировка челтәрләре дә үрәләр, әзер челтәрләргә күчтәнәчләр дә төрәләр, үлән чәйләре дә әзерлиләр. 

11 августта авылның олы йөрәкле хатын-кызлары 800нче маскировка челтәрен үреп бетереп, тагын ике челтәрне үрергә әзерләп тарттырып куйдылар.

Әлеге эшкә Сәвәләйдә 2024 елның февраль аенда керешкәннәр иде. 800 челтәр – аның һәрберсе артында күпме тырыш җентекле хезмәт, яу кырында булган егетләребез өчен укылган догалар... Никадәр солдатка ярдәм итеп, күпме гомерләрне саклап калганнар дигән сүз. Челтәр үрүчеләрнең һәрберсенең дә малы да, бакчасы да бар, кайнатмалар-тозлаулар да чоры да, авырып киткән очраклар да була. Әлеге игелекле затларны бер  – хәрбиләребезгә ярдәм итү, ничек тә аларның гомерләрен саклап калу максаты берләштерә. Һәм бу эшкә бар тырышлыкларын, шәхси вакытларын жәлләмиләр.  Бер көнгә ике челтәр үрәләр.  800 челтәр белән сәвәләйлеләр махсус хәрби операция зонасына 1600 пар перчатка, 800 пар оекбаш, 800 крем, 800 дымлы салфетка, сөлге, шулай ук сабын, футболка, эчке кием, хатлар, шоколад, сарымсак җибәргән. 

Сәвәләйдә маскировка челтәрләре үрүче төркемнең җитәкчесе Анна Рябова шәхсән үзеннән ламинировать иткән иконкалар җибәрә. Ә челтәр эченә төрергә ярамаган сыек сабын, спрейлар, тәм-томнар һәм башкаларны Зәйдәге волонтерлар цехына илтәләр. Шулай ук Сәвәләйдә  144950 пакет үлән чәе ясап, махсус хәрби операция зонасына җибәрделәр.

Сәвәләйнең хәрбиләргә ярдәм итүчеләре –  алар олы йөрәкле кешеләр. 

“Болар барысы да афәт безнең җиргә килеп җитмәсен өчен башкарыла. Челтәр үрергә 25 хатын-кыз йөри. Алар барысы да уртак җиңү өчен  күңел биреп, бар тырышлыгын салып эшли. Без егетләребезнең сау-сәламәт булып, исән-имин кайтуларын көтәбез”, – ди Анна Рябова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев