Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Сәвәләй волонтерлары 900 маскировка челтәре үрде

Сәвәләйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча бик зур эш башкаралар.

Тугыз йөз маскировка челтәре — ул 2024 елның февраленнән волонтерлар күрсәтә торган армый-талмый хезмәт нәтиҗәсе! 900 челтәр – ул 10800 квадрат метр дигән сүз.

16 октябрьдә авылның олы йөрәкле хатын-кызлары 900нче маскировка челтәрен үреп бетереп, чираттагы челтәрне үрергә әзерләп тарттырып куйдылар.

Биредә маскировка челтәрләре дә үрәләр, әзер челтәрләргә күчтәнәчләр дә төрәләр, үлән чәйләре дә әзерлиләр, токмач та кисеп җибәрәләр. 

Бу челтәрләрнең һәрберсе артында күпме тырыш җентекле хезмәт, яу кырында булган егетләребез өчен укылган догалар... Никадәр солдатка ярдәм итеп, күпме гомерләрне саклап калганнар дигән сүз. Әлеге игелекле затларны бер  – хәрбиләребезгә ярдәм итү, ничек тә аларның гомерләрен саклап калу максаты берләштерә. Һәм бу эшкә бар тырышлыкларын, шәхси вакытларын жәлләмиләр.  Бер көнгә ике челтәр үрәләр.  Челтәр үрергә 25 хатын-кыз йөри.

фото волонтерлардан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев