Сарсаз-Баграж волонтерлары 500 маскировка челтәрен үрде
Сарсаз-Баграж мәдәният йортында махсус хәрби операция зонасына 2024 елның 21 февраленнән маскировка челтәрләре үрәләр. Шушы вакыт эчендә 500 челтәр үргәннәр.
Челтәр үрергә йөрүчеләр арасында бер ир-ат та бар. Ул – педагогик хезмәт ветераны Николай Григорьев.
Атна саен, биш көн рәттән, авылның игелекле йөрәкле кешеләре мөһим эшләрен дәвам итү өчен клубка килә. Бу аларның күбесе өчен көндәлек бурыч - эшкә барган кебек. Алар башкача булдыра да алмыйлар. Йорт эшләрен бер читкә куеп, мөһим булган эшне башкару өчен вакыт табалар. Аларның тырышлыгы белән бүгенге көнгә Оборона министрлыгының барлык таләпләренә һәм стандартларына туры килә торган 500 маскировка челтәре үрелгән.
Бу волонтерлар уртак җиңүне үрәләр! Көн саен бер сукмак белән клубка киләләр. Арыйлар да, сызланалар да, тик беркайчан зарланмыйлар, Җиңү яулаганчы челтәр үрүне туктамаячакбыз, егетләребез бездән ярдәм көтә, диләр.
“Безнең уртак бурычыбыз - махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен ышанычлы тыл булу һәм аларның өйләренә исән-сау кайтулары өчен барысын да эшләү”, - ди челтәр үрүче активистлар.
Фото волонтерлардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев