Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Сармашбашның маскировка челтәре үрүчеләренә командирның Рәхмәт хаты тапшырылды

11 гыйнварда Сармашбаш авылы клубында маскировка челтәрләре үрә башлауга өч ел тулды.

Күптән түгел  Ватан иминлеге сагында торучы улларын, хәрбиләрне кайгыртучы игелекле йөрәкле хатын-кызлар янында II ранг капитаны, Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов белән авыл җирлеге башлыгы Геннадий Абрамов булды.

Сармашбаш авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатында алып барылган эшчәнлекнең тукталып торганы юк. Фронтка челтәрләр җибәрә башлауларына  өч ел вакыт узган.

Валентин Александрович махсус хәрби операция зонасына барган саен командирларның волонтерларга Рәхмәт хаты җибәрүен  белдерде. Шундый Рәхмәт хаты хәрби часть командиры исеменнән Сармашбашта маскировка челтәрләре үрүчеләргә дә тапшырылды.

Очрашу чәй өстәле артында узды. Волонтерларга хәрби егеттән килгән хатны уку барысының да күңелләрен нечкәртте. Хатта мондый юллар бар:

“Алгы сызыкта  беркайчан да тулы тынлык  булмый. Ул һәрвакыт берәр нәрсә белән кушыла – еракта ату тавышы, радиостанция шавы яки туңган җирнең шыгрдавы... Мин ярым караңгыда, агач стенага терәлеп утырам. Кулымда – гади бәйләнгән оекбашлар. Алардан йомшак йон, өй исе һәм ниндидер онытылган тынычлык исе килә. Бер оекбаш эченнән мин кечкенә өчпочмакка төрелгән кәгазь кисәге таптым. «Улым, җылын. Синең өчен һәр көн дога кылам.  Тәслимә әбиең, 82 яшь».

Менә монда, дөресен әйтәм, тамакка төер тыгыла... Миңа 35 яшь, ике ел вакыт эчендә алган җәрәхәтләрем дә күп булды, алар инде начар һава торышына сызламый. Ниләр генә күрмәдем. Ләкин бу кәгазь кисәге... аның көче зур калибрлы коралдан да катырак бәрә.

Бер атна элек «птичка» – кызлар-волонтерлар ике ай буе акча җыйган дрон – Саша «Хмурый»ны коткарып калды. Ул разведкага китте һәм аны чолгап ала башлыйлар. Әгәр бу дрон булмаса,  оператор вакытында урман полосасындагы хәрәкәтне күреп, безгә дөрес юнәлеш бирмәсә, “Хмурый” исән булмас иде. Аның кызына өч яшь. Ул яралангач госпитальгә озатканда: «Дронны сатып алган кешеләргә рәхмәт әйтегез», – дип пышылдады.

Сез күз алдына да китерә алмыйсыз, Татарстаннан яки Владивостоктан берәр таныш булмаган кеше җибәргән термостан чәй эчү нинди була?! Син чәй эчәсең һәм артыңда ныклы тыл – стена булуын сизәсең.  Бетон түгел, ә тере. Кеше йөрәкләреннән. Апалар-әбиләр авыл клубларында үргән маскировка челтәрләрен без «мәхәббәт бронясы» дип атыйбыз.

Чынлап та куркыныч туганда – ә кем генә батырлык турында ниләр генә сөйләмәсен, барысына да куркыныч була – мин Тәслимә әбинең бу хатын кулыма алам. Шулчак курку чигенә. Чөнки 82 яшьлек әби, шушы оекбашларны бәйләп, миңа ышана.

Рәхмәт сезгә, туганнар. Сез бәйләгән һәр челтәр, һәр дрон, һәр бәйләнгән оекбаш өчен. Бу салкын далада ялгыз түгел икәнеңне белүнең никадәр мөһим икәнен сез күз алдына да китерә алмыйсыз.
Тиздән таң атачак. Кабат “птичкалар” күккә күтәреләчәк, кабат эшләячәкбез. Һәм мин беләм, без булдырачакбыз. Чөнки безнең артта – бөтен Россия. Һәм без кайтачакбыз. Һичшиксез, кайтачакбыз!
P.S. Өйгә кайтасы килә. Бик нык. Ләкин бары тик җиңү белән генә. Шул Тәслимә әби янына кайтып, аны кочаклап: «Улың кайтты. Оекбашлар өчен рәхмәт», – дияр өчен.
РФ сугышчысы. Вешневецктан”.

Әлеге хатны укыганда тәннәре чымырдап китеп, барысының да ихтыярсыздан күзләренә яшьләр килде.

«Безнең эшебез егетләребезне дошман күзеннән сакларга ярдәм итә икән, бу – иң мөһиме, без алар туган җирләргә әйләнеп кайтканчы тырышачакбыз”, – диде волонтер хатын-кызлар.

фото:волонтерлардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев