Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Сармашбашның маскировка челтәрләре үрүче апалары хәрбиләргә җибәрергә шифалы үләннәр җыйды

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә мәтрүшкә, җиләк яфраклары һәм башка төрле үләннәрдән хуш исле чәйләр әзерләнеп җибәреләчәк.

Сармашбаш авылының киң күңелле волонтер апалары махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрне саклау өчен маскировка челтәрләре дә үрә, шифалы чәйләр дә әзерли.

“Бу көн безнең өчен икеләтә күңелле һәм файдалы булды. Җәйнең нәкъ уртасында дару үләннәрен җыяр чак җитте дип, барыбыз бергә табигать кочагына юл тоттык. Игътибар белән карасаң, тирә-юнебез үләннәр дәрьясына күмелгән. Табигатьнең матурлыгы, байлыгы искиткеч. Маскировка челтәрләре үрүче апаларыбыз махсус хәрби операциядәге егетләребезгә киптереп җибәрергә мәтрүшкәләр, җиләк яфраклары, төрле үләннәр җыйдылар”, - ди Сармашбаш мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Гыйниятуллина.

Чәйләр туган як табигатенең барлык шифасын, тәмен сеңдереп үскән үләннәрдән ясала.

“Егетләребез үлән чәе эчә-эчә туган якларын искә алсын. Тәмле, хуш исле чәйләр аларга шифа, туган якның җылысын биреп, күңелләрен дә җылытып торсын”, - дип челтәр үрүче апалар.

фотолар авыл җирлегеннән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев