Сармашбаш апалары һәр көн эшкә барган кебек маскировка челтәре үрергә йөри
Хәрби зонада иң мөһим әйберләрнең берсе булган маскировка челтәре үрү эшенә Сармашбаш апалары районда беренчеләрдән булып кереште: менә инде дүрт ел махсус хәрби операциядәге егетләрнең ышанычлы тылы алар.
Сармашбаш авыл клубында эш кайный – бер төркем волонтерлар маскировка челтәрләре үрә. Мондый челтәрләр - махсус операция зонасында кулланыла торган бик кирәкле әйберләрнең берсе. Бу – бик зур ярдәм, дөрес ясалган маскировка челтәрләре пилотсыз очкычлардан һәм дошманның башка күзәтү һәм разведка системаларыннан яшереп, хәрбиләрнең гомерләрне саклап кала ала.
Шунысын да әйтергә кирәк, Сармашбашлылар районда беренчеләрдән булып маскировка челтәре үрергә алынды һәм биредә 6х3 метрлыктагы зур челтәрләрне дә үрәләр.
Әлеге изге эшкә кушылучыларның күпчелеге — лаеклы ялдагы апалар, иң өлкәненә 72 яшь.
— Безнең, маскировка челтәрләре үрүчеләрнең ватсапта махсус төркеме бар. Шунда хәбәрләшеп, аралашып торабыз. Челтәр үрүчеләр, эшкә барган кебек, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, һәр көнне иртәнге сәгать тугызга мәдәният йортына килә. Һәркемнең үз вазифасы, эш урыны бар. Челтәрләргә заказлар күп. Аларны районнан гуманитар йөк киткәндә яки егетләрнең үзләренә аерым биреп җибәрәбез, - ди игелекле эшкә алынучы апалар.
“Һәр эштә дә өлгер авыл уңганнарының кулларына күз иярми. Җитезлекләренә, җырлый-җырлый эшләүләренә сокланмый мөмкин түгел. Бу оста куллар никадәр солдатка ярдәм итеп, күпме гомерләрне саклап калырга ярдәм итте. Сугышчыларыбызга тыл ярдәме бик мөһим. Бу аларга көч бирә. Без барлык егетләребезнең исән-имин кайтуларын көтәбез. Ә аларга ярдәм итүче авылыбызның игелекле йөрәкле апаларына рәхмәтебез чиксез”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев