Сармашбаш апалары челтәр үрә
Хәрби зонада иң мөһим әйберләрнең берсе булган маскировка челтәре үрү эшенә Сармашбаш апалары районда беренчеләрдән булып кереште: менә инде дүрт ел махсус хәрби опера-циядәге егетләрнең ышанычлы тылы алар.
Сармашбаш авыл клубында эш кайный – бер төркем волонтерлар маскировка челтәрләре үрә. Мондый челтәрләр – махсус операция зонасында кулланыла торган бик кирәкле әйберләрнең берсе.
Шунысын да әйтергә кирәк, сармашбашлылар 6х3 метрлыктагы зур челтәрләрне дә үрәләр. Мондый үлчәмдәге челтәрне ике авылда гына үрәләр: Түбән Биш һәм Сармашбашта.
Әлеге изге эшкә кушылучыларның күпчелеге – лаеклы ялдагы апалар, иң өлкәненә 72 яшь.
– Безнең, маскировка челтәрләре үрүчеләрнең дә, ватсапта махсус төркеме бар. Шунда хәбәрләшеп, аралашып торабыз. Челтәр үрүчеләр, эшкә барган кебек, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, һәр көнне иртәнге сәгать тугызга мәдәният йортына килә. Һәркемнең үз вазифасы, эш урыны бар. Челтәрләргә заказлар күп. Аларны районнан гуманитар йөк киткәндә яки егетләрнең үзләренә аерым биреп җибәрәбез, – ди игелекле эшкә алынучы апалар.
“Һәр эштә дә өлгер авыл уңганнарының кулларына күз иярми. Җитезлекләренә, җырлый-җырлый эшләүләренә сокланмый мөмкин түгел. Бу оста куллар никадәр солдатка ярдәм итеп, күпме гомерләрне саклап калырга ярдәм итте. Сугышчыларыбызга тыл ярдәме бик мөһим. Бу аларга көч бирә. Без барлык егетләребезнең исән-имин кайтуларын көтәбез. Ә аларга ярдәм итүче авылыбызның игелекле йөрәкле апаларына рәхмәтебез чиксез”, – ди мәдәният хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев