Сәрәпәленең маскировка челтәрләре үрүчеләренә мотоукчылар полкы командиры Рәхмәт хаты тапшырылды
Бу көннәрдә «Зәй сезнең белән» волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Елена Хисаметдинова Сәрәпәленең маскировка челтәрләре үрүчеләре янында булды.
Елена Викторовна волонтерларга игелекле эшләре өчен рәхмәт әйтергә килгән иде. Ул алар үргән маскировка челтәрләренең фронт өчен бик кирәкле булуын, аларга заявкалар күп булуын белдерде. Сәрәпәленең маскировка челтәрләре үрүчеләренә мотоукчылар полкы командиры исеменнән Рәхмәт хатын тапшырды һәм "Зәй сезнең белән" волонтерлар хәрәкәте исеменнән рәхмәт белдерде.

Сәрәпәледә 2025 елның апрель аенда маскировка челтәрләре үрә башлаганнар. Бу вакыт эчендә 181 челтәр үргәннәр. Аларның бердәм командасында унлап кеше. Арада өлкәннәр генә түгел, урта яшьтәгеләр дә бар.
Һәркемнең ярдәм итәргә мотивациясе төрле: кемнеңдер улы, кияве, туганы яки авылдашлары махсус хәрби операциядә катнаша. Ләкин барысын да бер максат берләштерә – хәрби егетләргә хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтү.
Фотолар җирлектән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев